Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2026 елның беренче кварталында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында 6912 муниципаль актны аларда коррупциоген факторлар булу-булмавына тикшергән. Бу хакта Министрлыкта “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” дип аталган укыту семинарында хәбәр иттеләр.