2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республиканың Минзәлә муниципаль районында яшәүче халыкны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан йөк автомобильләрен йорт яны территориясенә кую, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга субсидияләр һәм башкаларга кагылышлы сараулар кабул ителде.
Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.
Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары К.Р.Нәҗмиев һәм район җирле үзидарәсе органнары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару турындагы мәсьәләләр каралды.