Чистай муниципаль районында “Сабантуй” милли бәйрәме узды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Сабантуй тынычлыкны һәм дуслыкны чагылдыручы, үз эченә милли традицияләрне, туган җир байлыгын һәм табигатьнең уянган чагындагы гүзәллеген җыйган бәйрәм ул. Йөз еллар аша безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнең төп асылы – милләтеннән, диненнән, яшеннән һәм профессиясеннән бәйсез рәвештә республиканың бар халкын берләштерү.

2018 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Чистайлыларны сәламләп, Рөстәм Илдус улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның сәламләү телеграммасын укыды.

Бәйрәм чаралары барышында министр һәм Чистай районы башлыгы Д.А. Иванов тантаналы шартларда авыл хуҗалыгының иң яхшы эшчеләренә, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларына, оешмаларның һәм предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң ипподромда ат чабышлары башланды, ә мәйданга көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр һәм башка спорт төрләрендә ярышучылар чыкты.

Капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй куеп йөгерү, кул көрәше, баганага менү, чүлмәк вату, селкенеп тора торган бүрәнәдән йөрү кебек Сабантуй уеннарында теләгән һәр кеше рәхәтләнеп катнаша алды, милли ризыклар, эчемлекләр сату нокталары да эшләп торды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International