“Россия лидерлары” конкурсы җиңүчесе белән очрашу

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  “Россия лидерлары” конкурсы җиңүчесе, “Линдстрем” ҖЧҖ төбәк директоры  Александра  Сергеевна Лебедева белән очрашу узды.

Кунакны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю. Латыева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В. Воробьев, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г. Сафин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Вафин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Н.М. Тарасова каршы алдылар.

Министрлык вәкилләре А.С. Лебедевага юстиция өлкәсендәге башкарма орган эшчәнлеге, ирешелгән уңышлар һәм булган кыенлыклар турында сөйләделәр, шул исәптән кадрлар белән тәэмин ителеш һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең профессиональ һәм карьера үсешләрен стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  Дәүләт хезмәтенең  дәрәҗәсен үстерү турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International