2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында катнашты.
Утырыш барышында Р.И. Заһидуллин парламентарийларга «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» Татарстан Республикасы Законына төзәтмәләрне, шулай ук «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Питрәч муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законын тәкъдим итте.
Закон проекты өч укылышта кабул ителде.