Дәүләт органы эшчәнлеген юридик тәэмин итү

2018 елның 23 июне, шимбә

2018 елның 18 июненнән 22сенә кадәр Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә юридик хезмәтләр хезмәткәрләре булып торган дәүләт граждан хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрделәр. Бу эш “Дәүләт органы эшчәнлеген юридик тәэмин итү” программасы кысаларында башкарылды.

Программа үз эченә дәүләт хакимияте органнарында юридик хезмәтләр оештырылышы, аларның эшчәнлеген юридик тәэмин итү, норматив хокукый актлар проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза уздыру, шулай ук мондый проектларны эшләгәндә юридик техника кагыйдәләрен куллануга багышланган лекцияләрне алган иде.

Дәресләр темасы буенча тыңлаучылар тарафыннан эшләнгән проект эшләрен бәяләүдә һәм программа ябылышында министр урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International