2018 елның 21-22 июнь көннәрендә “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авылларында яшәүче халыкка хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узды.
Гражданнарны пенсия белән тәэмин ителеш, салым хокуклары, мирас рәсмиләштерү һәм күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм өлкәләренә караган мәсьәләләр кызыксындырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан чарада мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В. Лохотской катнашты.