25 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Эшмәкәрләр йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә һәм Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының республикадан булган депутатлары, шулай ук республика хакимиятенең башкарма органнары вәкиләре катнашында узды.
2018 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре һәм уртача сроклы чорга бурычлар турында фикер алыштылар.