Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

2018 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International