Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео кабул итү узды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының урындагы затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылыну” темасы буенча җирлекләр башлыкларын һәм җирлекләрнең җирле үзидарәләре органнарының урындагы затларын видеокабул итү узды.

Сорауларга Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының өлкән юристы  Л.А. Камалова, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының мәгълүмати технологияләр бүлегенең өлкән система администраторы Д.А. Селиванов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсенең адвокатура, нотариат, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлегенең баш белгеч-эксперты А.И. Гафурова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А. Пашкова җавап бирделәр.

Видеокабул итү барышында аңлатмалар һәм гамәли күрсәтмәләр дә бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International