Татарстан Республикасы Ютиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Ресубликасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов та катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча 2018 елның 1 яртыеллыгында эшләнгән эшләренә нәтиҗәләр, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының рәсми сайтларының “Коррупциягә каршы тору” бүлекләренең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган Бердәм таләпләргә туры килүенә мониторинг нәтиҗәләре  каралды.

Моннан тыш Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан иҗтимагый фикер алышуга кертелгән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән норматив хокукый актлар да каралды һәм хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International