Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.  

Комиссия утырышында каралдылар:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның 2017 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне, шулай ук иренең яисә хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне тапшырулар турындагы мәсьәләләр;

Татарстан Республикасының дәүләт органнарында һәм җирле үзидарә органнарында 2017 ел өчен прокуратура органнары тарафыннан табылган коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләренең бозылу очракларына күзәтү;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының административ –хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы тору һәм коррупцион чагылышларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны куллану мәсьәләләре;

җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә коррупциягә каршы законнарны үтәүләре мәсьәләләре;

рәсми сайтларның “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге бүлекләрен урнаштыру һәм аларны коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча  тутыруның бердәм таләпләре үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты,  коррупция һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов, оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Ю.Гавриленко катнаштылар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International