Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның 5 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Утырыш “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясендә  Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче  урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – территорияләр белән эшләү буенча идарә башлыгы И.М. Гарипов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Э.С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г. Хәбибуллин, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары, шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында министр “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук җир асты суларын алу максатыннан җир байлыкларыннан файдалануны лицензияләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында су чыганакларын санитар саклау зоналарын оештыру, республиканың муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны тиешенчә карап тоту, шулай ук иминлек декларациясен рәсмиләштерүгә чыгымнарны каплау мәсьәләләре каралды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International