“Кодекс” аналитик автомат мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2018 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан агымдагы елның II кварталында “Кодекс” консорциумының  “Төбәк законнары аналитигы” аналитик автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгын тикшерү бүлеге башлыгы  А.Р.Вәлиәхмәтов, республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары аппаратлары вәкилләре, шлай ук – видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре органнарының муниципалитетлары эшчәнлегенең норма иҗат итү юнәлеше өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның эш нәтиҗәләре турында Р.У.Гарипов һәм Э.И.Слепнева – министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Киңәшмә барышында рәислек итүчеләр тарафыннан “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә торган эш урыннарын тулы куәтенә файдалану кирәклегенә һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге актлар норматив базасының динамик үсештәге күләмендә норма иҗат итү эше этапларын автоматлаштыру мөһимлегенә игътибар юнәлтелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, алар тарафыннан эшләнә торган актларның сыйфатын күтәрү мөмкинлекләренә пассив мөнәсәбәттә торучы кулланучыларга чыгарылган актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юлларга, шулай ук система тарафыннан хокукый актларда законга туры килмәүчелекләрне булдырмау өчен авомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинг нәтиҗәләреннән файдаланырга кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International