2018 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу, китерелгән зыян өчен компенсация, кәрәзле элемтә каланчаларының тиешле нормаларга туры китереп урнаштырылулары һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.