“Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

2018 елның 31 июлендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  2018 елның I кварталында “Кодекс” аналитик мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле А.А.Яруллин, “Кодекс” АҖ вәкилләре – “Аналитик регионального законодательства” проекты җитәкчесе А.Ю.Старобинец һәм Мәгълүмати продуктлар булдыру идарәсе директоры Н.Н.Хохлова, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норма иҗат итү өлкәсендә эшләүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.

Очрашу барышында “Кодекс” АҖ тарафыннан тәкъдим ителгән аналитик мәгълүмат системасы сыйфаты, кыенлыклары, хезмәтләрне алганда килеп чыга торган авырлыклар, аларны хәл итү юллары каралды.

“Кодекс” АҖ вәкилләренә әлеге системаны камилләштерү йөзеннән дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  юридик хезмәтләре вәкилләренең тәкъдимнәре һәм кисәтүләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International