2018 елның 4 августында Казанда триатлон буенча IRONSTAR KAZAN 2018 TIMERMAN CUP ярышлары узды.
“Sprint”(0,75 км йөзү, 20 км велоузыш, 5 км йөгерү) дистанциясендә 300 спортчы арасында шәхси ярышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова катнашты. Ярышларның йөзү этабына старт Казансу елгасыннан бирелде, велоэтап маршруты Казан урамнары буенча барды һәм ярыш Кремль яр буенда йөгерү этабы белән төгәлләнде.
Үз яшь категориясендә Татьяна Свиридова икенче урынны алды, хатын-кызлар арасында гомуми зачетта – 14 нче. Призларны һәм истәлекле бүләкләрне җиңүчеләргә IRONSTAR генераль директоры Андрей Кавун һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырдылар.