2018 елның 7 августында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясенең административ җәзалар билгеләү турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Э.Р.Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитеты административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин һәм бу юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Административ комиссияләр һәм суд приставлары арасында электрон хезмәттәшлек системасының программа тәэмин ителешен камилләштерү буенча фикер алышынды, шулай ук түләттерелмәгән штрафлар суммаларын тикшерү тәртибе килештерелде.