2018 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләр өчен “Введение в профессию” стажировка программасы ачылышы булды.
Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләрнең суд эшчәнлеге һәм архив эшен алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлек буенча белемнәрен һәм профессиональ күнекмәләрен камилләштерүне күздә тота.
Стажировка программасы ачылышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.
Лекцияләр белән шулай ук вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар тәэмин ителеше, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлекләр башлыклары һәм хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.