2018 елның 14 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс узды.
Конкурста 4 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурста җиңүче булып Златина Юлия Михайловна танылды.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Хөснетдинов Ильяс Дамир улын һәм Дәминова Гүзәл Рөстәм кызын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.