2018 елның 17 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларындла “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм министрлык аппаратында һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратында эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балалары өчен оештырылды.
Министр Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина беренче сыйныфка баручыларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар, аларга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.
Балаларга бүләк сыйфатында мәктәп кирәк-яраклары өләшенде.
Кечкенә кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар, аларга мәктәп темасына караган табышмаклар чиштерделәр, балалар үзләре исә мәктәпкә әзерлек юлында ирешкән уңышлары, хыяллар турында сөйләделәр.
Беренче сыйныфка барырга әзерләнүчеләргә министрлык бинасы буйлап экскурсия уздырылды, министрлык җитәкчелеге белән истәлекле фотога да төштеләр.