2018 елның 17 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында беренче сыйныфка баручы балалар өчен оештырылган чарада катнашты. Чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында оештырылган иде.
Чара программасында күңелле актерлар, конкурслар, кызыклы мастер класслар, дөнья халыклары әлифбалары күргәзмәсе һәм интерактив мәйданнар каралган иде. Министр Р.И. Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов һәм башка катнашучылар балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 1 сентябрь – Белем көне белән котладылар, аларга күңелле һәм истәлекле мәктәп тормышы, сәламәтлек теләделәр һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдылар.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе ел саен республикабызда август ае ахырында башлана. Акция 2007 елдан башлап Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә уздырыла. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формасы белән тәэмин итү өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акцияне оештыручыларның максаты балаларга ярдәм кулын сузу, алар өчен бер тапкыр гына була торган бәйрәмне бизәү һәм яшь гражданнарны җирдә яхшылык һәм гаделлек булуына ышандыру.