Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында коллегия утырышы узды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институты үсеше” кече программасын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады, ул анда министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү буенча үз эченә оештыру-хокукый, кадрлар, матди-техник, финанс ягыннан тәэмин итү чараларын алган эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртты.

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегендәге кыенлыклар турында” темасы буенча һәм Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.М.Мөхәммәтҗанова “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлар турында” темасы буенча  татар телендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре,  министрлык коллегиясе әгъзалары, Казан шәһәре район судлары рәисләре, республика җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия ахырында министр Р.И.Заһидуллин кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

Министрлык коллективы бүләкләнгән коллегаларын чын күңелдән тәбрик итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International