Хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 22 августында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов алып барды.

Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасының түбәндәге законнары хупланды:

 «2019 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында»;

 «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

«2019 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми,

төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында»;

 

 2019 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International