“Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.

Конкурсның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2014 елның 18 ноябрендәге 01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган һәм үзгәрешләр белән булган нигезләмәсе министрлыкның рәсми сайтында  “Эшчәнлек юнәлешләре” бүлегенең “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлекчәсенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс бүлекчәсендә урнаштырылган.

Җәмәгать судьялары аппаратларының конкурста катнашырга теләгән хезмәткәрләре 2018 елның 30 сентябренә кадәр Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында күрсәтелгән документларны конкурс комиссиясе секретаре  Л.Р.Әлмөхәммәтовның электрон адресына (Linar.Almuhametov@tatar.ru) юлларга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International