Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү чаралары узды

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2018 елның 30 августында Чистай муниципаль районында “Кама” яр буенда узган Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү чараларында катнашты.

Бәйрәм чаралары барышында белем бирү оешмалары күргәзмәләре, балалар иҗаты эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Тантана бәйрәм концерты белән үрелеп барды, районның вокал һәм хореографик коллективлары, шулай ук башкаладан килгән кунаклар да чыгыш ясады.

Бәйрәм программасы кысаларында министр район халкына Татарстан республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы көне белән котлавын укыды һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм белән чистайлыларны шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов, Россия Федерациясе  Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Нугуманов котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International