Җирле үзидарә органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс дәвам итә. “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясе буенча конкурста катнашу өчен 10 муниципаль районнан һәм Казан шәһәр округыннан, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясе буенча – 12 муниципаль районнан заявкалар алынды.
Тапшырылган материалларны карау нәтиҗәләре буенча сайлап алу этабына узган катнашучылар исемлеге билгеле булды, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Эшчәнлек” бүлегендәге “Җирле үзидарә” бүлекчәсендә урнаштырылган.