2018 елның 5 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Нугуманов катнашында җирле үзидарәләр органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында уздырыла торган “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның конкурс комиссиясе утырышы узды.