2018 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Мәскәү өлкәсенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе делегациясе килде.
Делегация составына идарә башлыгы Е.А.Сидорук, мәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире А.В.Шестаков кергән иде.
Кунакларга министрлык бинасы буенча экскурсия уздырылды. Очрашу барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин делегация вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Визит кысаларында кунаклар Казан шәһәре Вахитов районы суд участокларында булдылар, андагы эш шартлары белән таныштылар.