2018 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды.
Утырышта төбәк бүлекчәсенең 2018 елның 6 аенда башкарган эшчәнлеге турында хисап, шулай ук Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкны хокукый агарту буенча эш праннары тыңланды.
Утырыш барышында “Татарстан Республикасының ел юристы” ел саен бирелә торган премиягә гаризалар кабул итә башлау турында да белдерелде.
Утырыш ахырында “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге рәисе И.Ш. Халиков Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинга Ассоциация әгъзасы таныклыгын тапшырды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И. Гилазов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н. Демидов, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Л.Ю. Глухова, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х. Җәләлиев, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Л.М. Дмитриевская, Казан (Идел буе) Федераль университетының юридик факультет деканы Л.Т. Бакулина, Татарстан Республикасында “Бизнес коррупциягә каршы” үзәге җитәкчесе Г.И. Сергеева, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе –башкаручы директоры Т.Г. Какохо катнаштылар.