“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның V республика конкурсы

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның V республика конкурсына заявкалар һәм мәгълүмати-социаль видеороликлар кабул итү дәвам итә.

“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсы бала хокуклары турында БМО конвенциясен популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агартуга, аларның социаль-хокукый активлыгын арттыруга, шулай ук үсеп килүче буынның позитив юнәлештәге, иҗтимагый файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалауга юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручылар ролендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Татмедиа” басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясый. Конкурсны оештырырга шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе,  “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы, мәгариф идарәсе органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре  булышлык күрсәтә.

Заявкалар һәм видеороликлар теләсә кайсы күчергечтә (CD яки DVD диск, флеш-туплагыч һәм башкалар) 

420015, Казан, Карл Маркс ур., 61 йорт (2 этаж)

яки e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru адресы буенча кабул ителәләр.

Конкурска нәтиҗәләр 2018 елның 20 ноябрендә ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International