Татарстан Республикасының Арча муниципаль районына чыгу

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 20 сентябреннән 21енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау эшләренең торышын өйрәнү максатыннан республикасының Арча муниципаль районына чыкты.

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2017 – 2021 елларга Арча муниципаль районында  хокук бозуларны һәм  җинаятьчелекне профилактикалау эшчәнлеген оештыру турында” максатчан программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Л.М.Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И.Гарифҗанов һәм районда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында  узган киңәшмәдә тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр күрсәтелде, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Районга визит кысаларында шулай ук җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Э.И.Корманова тарафыннан Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль район составына керә торган җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде,  кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International