Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Халыклар дуслыгы йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт торак инспекциясе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре,  Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген саклау буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Казан шәһәре прокуратурасы вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Чара кысаларында 167 гражданга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны бигрәк тә торак, җир һәм мираска кагылышлы өлкәләр, социаль һәм пенсия белән тәэмин ителеш өлкәләре борчый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International