Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне – зирәклек һәм изгелек көне уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез!
Барыбыз өчен дә бу бәйрәм буыннар арасындагы элемтәне, бердәмлекне чагылдыра. Бу көнне билгеләп узганда без шатлыкларга һәм авырлыкларга бай тормыш юлын узган кешеләргә карата хөрмәтебезне белдерәбез. Сез тормыш тәҗрибәсен һәм традицияләрне саклап, безнең буынга тапшыручыларыбыз. Үз көчебезгә ышанырга, гаделлекне һәм әхлаклылыкны бәяләргә, якты киләчәккә өметләнергә без нәкъ менә сездән өйрәнәбез.
Лаеклы ялда булучыларны да, лаеклы ялга чыгуларына карамастан әле хезмәт эшчәнлеген дәвам итүчеләрне дә чын күңелдән котлыйм. Көннәрегез якты, кәефегез күтәренке, йөрәгегез яшь булсын!
Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның аңлавын, игелеген тоеп яшәвегезне телим!