Әгерҗе муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

2018 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында А.Г.Галимов тарафыннан гражданнарның банк эшләре, торак законнары, кешеләрнең конституцион хокукларына  кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

Районга чыгу кысаларында А.Г.Галимов тарафыннан район башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды. Анда Әгерҗе муниципаль районында дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законы үтәлеше мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International