Министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов 2018 елның 20 ноябрендә “Ребенок в мре прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты һәм конкурс җиңүчеләренең берсенә бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы быел балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оешуның 100 еллыгына багышлап уздырылган Конкурсны гамәлгә куючыларның берсе буларак чыгыш ясады.
Конкурсның максаты – җәмәгатьчелекнең, хакимият органнарының һәм оешмаларның игътибарларын республикада балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсенә, бала хокукларын популярлаштыруга, балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агартуга юнәлтү, аларның социаль- хокукый активлыкларын арттыруга, хокукый грамоталылыкларын арттыруга, позитив рухи-әхлакый кыйммәтләрне булдыруга, үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтү иде.
Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр яки иҗади коллективлар составында да катнаша алалар иде.
Тантанада 400ләп кеше, шул исәптән чакырылган рәсми затлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
КОНКУРС ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ҺӘМ ПРИЗЕРЛАРЫ