Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль вазыйфаларда булучыларның, милли берләшмәләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү программалары курсы кысаларында “Эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар” темасына күчмә дәресләр оештырылды.
19 нчы ноябрьдән 23енә кадәр программаны тыңлаучлар игътибарына төбәктә иҗтимагый-сәяси ситуациягә күзәтү тәкъдим ителде, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, этносара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең гомуми торышы яктыртылды, этнодини конфликтларны кисәтү һәм чишүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы яктыртылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире урынбасары В.И. Шакиров тарафыннан уздырылган дәрестә этноконфессия мөнәсәбәтләрен норматив җайга салу мәсьәләләре каралды.