2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рогозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы узды.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.Т.Ибраһимов, Казан шәһәре Киров суд районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы В.И.Хәлиуллина, “Лидеры России” конкурсы җиңүчесе, ООО “Линдстрём” ААҖ төбәк директоры А.С.Лебедева, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы комиссиясе әгъзалары катнаштылар.
Финал этабында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре слайдлар кулланып ясалган доклад формасындагы йомгаклау эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге эшләрдә сайланган профессия, коллектив, суд участогында эшләрнең оештырылышы, суд участогының тарихы һәм конкурста катнашучыларның җәмәгать судьялары аппараты эшен камилләштерүгә караган тәкъдимнәре чагылдырылган иде.
Балларны санау нәтиҗәләреннән чыгып комиссия әгъзалары түбәндәгеләрне җиңүчеләр һәм призерлар дип таныдылар:
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә:
1 урын – Зыятдинова Ләйсән Тәфкил кызы – Татарстан Республикасының Зеленодольск суд районы буенча 5,6 нчы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
2 урын – Ахияртдинова Надежда Васильевна - Татарстан Республикасы Тукай суд районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;
3 урын – Сафиуллина Светлана Александровна - Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә:
1 урын – Кузьмина Вероника Александровна - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
2 урын – Кляпышева Наталья Николаевна - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 23 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
3 урын – Кириллова Юлия Вячеславовна - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
“2 разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы канцелярия мөдире” номинациясендә:
1 урын – Сәлахетдинова Резеда Илдус кызы - Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы канцелярия мөдире- 2 разрядлы өлкән белгече;
2 урын – Шаповалова Раушания Атлас кызы - Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы канцелярия мөдире- 2 разрядлы өлкән белгече;
3 урын – Хәсәнҗанова Ләйсән Мансаф кызы - Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы канцелярия мөдире- 2 разрядлы өлкән белгече.
Котлыйбыз!