Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  аппаратында 2 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белем, күнекмәләре дәрәҗәсен ачыклау, профессиональ дәрәҗәсен билгеләү максатыннан оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия граждан хезмәткәренә чираттагы класс чинын бирү  турында яки граждан хезмәткәре имтиханны бирә алмаганлыгы турында карар кабул итә.

Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 2 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирделәр һәм биләгән вазыйфаларына туры килә торган рәвештә чираттагы класс чинын алуга лаеклар дигән карар кабул ителде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, КАИ - Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич,  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кадфедрасы профессоры  А.Г.Гатауллин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International