2018 елның 29 ноябрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.
Сорауларга Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы
М.М.Нурмиев; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова;
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак сәясәте бүлеге башлыгы Н.К.Вилданова, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Э.Ю.Латыпова; Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлеге башлыгы М.М.Әхмәтов; “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең җирле үзидарә органнарына консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең баш белгече А.Н.Гарифуллин җавап бирделәр.
Видеокабул итү барышында тыңлаучылардан килеп ирешкән өстәмә сорауларга тулы аңлатмалар һәм гамәли күрсәтмәләр бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошинның боерыгын үтәү максатыннан видеокабул итү кысаларында хроник авырулардан интегүче инвалидлар, хроник авырулардан интегүче инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең торак бина алу өчен торак субсидиясен (бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм) алуга “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 82 статьясы нигезендә каралган хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Әлеге тема буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Е.Ю.Зенина, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак сәясәте бүлеге башлыгы Н.К.Вилданова чыгыш ясадылар.