Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертелүгә конкурс турында игълан

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 30 ноябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең баш һәм әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертелүгә  конкурс игълан ителә.

Вазыйфаларның тулырак исемлеге “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс” бүлегендә.

Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2018 елның 20 декабренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2019 елның 16 гыйнварында (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International