2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының тормышка ашырылуын тикшерү
2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Быелның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешенә тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрү өчен барып кайттылар.
Тикшерү предметы 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының җирле үзидарә органнарына үтәлеше беркетелгән коррупциягә каршы чаралар булды.