ТР Ютазы муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү
2012 елның 22 июне, җомга
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабат гражданнарны кабул итте. Телекүпер Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы халкы белән тоташтырды.
Видео аша кабул итүдә Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.К.Хәкимова, муниципаль район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитетларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.