2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Азнакай һәм Актаныш районнарында күчмә чыгышларга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министрның беренче урынбасары А.Г. Галимов, әлеге районнарда җинаятьчелеккә анализ ясау нигезендә, киңәшмәдә катнашучылар алдына ныклабрак өйрәнүне таләп итә торган юнәлешләргә зуррак игътибар бирү һәм районнарның профилактика субъектларына консультатив ярдәм күрсәтү бурычын куйды.