Биектау районында күчмә укыту семинары

2008 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре белән күчмә укыту семинары булды.
Семинарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты 2008 елның 28 гыйнварындагы 78 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә оештырды. Семинар дәресләрен ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып барды.
Семинар эшендә 127 кеше катнашты, алар арасында Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Биектау, Зеленодольск һәм Питрәч муниципаль районнары җирлекләре вәкилләре бар иде.
Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелешенә үзгәрешләр кертүнең мөһим проблемалары турында ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков сөйләде.
Семинарда катнашучылар РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсе белгечләрен тыңладылар, алар муниципаль берәмлекләр Уставларын һәм муниципаль хокукый актларны теркәүгә алу турында сөйләделәр, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү буенча һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ҖҮИ органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирделәр.
Салым салу базасын барлыкка китерү мәсьәләләре һәм “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” Федераль закон белән 2010 елга кадәр күчеш чорында башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр алдына куелган яңа бурычлар турында Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының ТР буенча Идарәсе җитәкчесе О.В.Аввакумов сөйләде.
Моннан тыш, җирле салымнарны администрацияләү, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә ТР буенча ФТАХИнең күзәтчелек эшчәнлеге һәм башка темалар яктыртылды.
Мәсьәләләр турында фикер алышуларда ТР Финанс министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашты.
Семинарны үткәрү барышында тормыш хәлләрен хәл итү белән бәйле мөһим сораулар яңгырады.
Расланган график нигезендә чираттагы укыту семинары 2008 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында үтәчәк, анда Балтач, Теләче, Кукмара муниципаль районнары да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International