«Юридический мир» журналында ТР юстиция министры М.М.Корманов мәкаләсе

2012 елның 30 июле, дүшәмбе

«Юридический мир» журналы (№4, 2012 ел) юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Муниципаль берәмлек башлыгының җаваплылыгы: хокукый җайга салу проблемасы” дип аталган мәкаләсен   бастырып чыгарды. Анда муниципаль хокук нормалары терминнары һәм төшенчәләренең башка хокук тармакларында куллану мәсьәләләре каралган. Әлеге күтәрелгән теманың әһәмияте шунда ки, дәүләт алдында җирле үзидарә органнарының җаваплылыгы турындагы законнарның нәтиҗәлелеге һәм алга таба камилләшүе турыдан-туры термин һәм төшенчәләрне дөрес куллануга бәйле.

Мәкаләнең тулы тексты белән “Матбугат хезмәте” бүлегенең “ММЧ материаллары” бүлекчәсендә танышырырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International