Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары турында 31.07.2012

2012 елның 31 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы карары белән расланган 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары 2012 елның 1 июленә кадәр үзләренең дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210 номерлы Федераль законга туры китерергә тиеш иделәр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын билгеләнгән вакыт эчендә законнарга туры китерде, тиешле боерыклар белән раслады һәм аларга дәүләт теркәве уздырдв.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International