Шәһәр төзелеше кодексына “капиталь төзекләндерү” төшенчәсе кертелә

2008 елның 14 марты, җомга
“РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проекты әзерләнгән. Закон проекты закондагы бушлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.
Проект белән РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 статьясына “капиталь төзекләндерү” төшенчәсен өстәргә тәкъдим ителә, ул “капиталь төзелеш объектын физик тузганда яки җимерелгәндә, шулай ук инженер-техник тәэмин итүнең конструктив элементларын һәм системаларын алыштыру зарурлыгында аның ресурсын торгызу максатында төзекләндерү” дигәнне аңлата. Дәүләт Думасының Төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасына аны икенче укылышка эшләп бетерү шартларында беренче укылышта кабул итергә тәкъдим ите.
Комитет фикеренчә, закон проектның “капиталь төзекләндерү” төшенчәсен эшләп бетерергә кирәк, шулай ук аның "реконструкция”, “реставрация”, “киңәйтү”, “техник яңадан коралландыру”, “модернизацияләү” һ.б. төшенчәләр белән бәйләнешен төгәл билгеләргә кирәк.
Моннан тыш, аларның төрле хокукый нәтиҗәсен исәпкә алып, капиталь төзелеш объектларын капиталь белән агымдагы төзекләндерү арасындагы аерманың нәрсәдә булуын тәгаенларга тәкъдим ителә.
14 марта Дәүләт Думасы әлеге закон проектын карап тикшерергә керешәчәк дип көтелә.
 
WWW. LEGIS.RU
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International