ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү

2008 елның 18 марты, сишәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” ФЗ, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә квалификацияне тиешле дәрәҗәдә тоту максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрүне оештыра. Традиция буенча укыту Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында үтә.
17 мартта укучыларның беренче агымы дәресләргә кереште. Язгы агым өч төркемнән тора: канцелярияләр секретарьләре, аннары җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләре укуга керешәчәк.
Курс тыңлаучыларына материалны җиткерү өчен Россия суд эшчәнлеге академиясе ректоры һәм Татарстан Республикасы юстиция министры уку планын расладылар, анда ТР Югары суды, Казан шәһәренең район судлары судьялары, ТР буенча Суд департаменты идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе гамәли хезмәткәрләре һәм башка белгечләр лекцияләре кертелгән, моннан тыш, җәмәгать судьялары участокларына чыгып, гамәли дәресләр оештырылачак.
Квалификация күтәрүгә квалификация күтәрүне элегрәк үтмәгән яки яңадан әзерләүне өч яки аннан да күбрәк ел элек үткән җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре җибәрелә. Курслар апрель урталарына кадәр дәвам итәчәкләр һәм яңадан әзерләү үтү турында таныклык бирү белән тәмамланачаклар.
2008 елның октябрендә җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре өчен тагын бер квалификация күтәрү курсы оештыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International