Россия Минюсты компетенциясе киңәйтелде

2008 елның 19 марты, чәршәмбе
“Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы мәсьәләләре” 2004 елның 13 октябрендәге 1313 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указына һәм әлеге Указ белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 4 мартындагы 311 номерлы РФ Президенты Указы Россия Минюсты компетенциясен киңәйтте.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт кадастрын төзү белән бәйле “Юстиция министрлыгы мәсьәләләре” РФ Президенты Указына, шулай ук аның белән расланган Россия Минюсты турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде. Шулай, Россия Минюстына дәүләт җир кадастрын, күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр һәм бүтән исәбен алып бару өлкәсендә, җирләрне дәүләт кадастр бәяләве, вәкаләтләре кысаларында җирләрне һәм җир төзүне дәүләт мониторингы өлкәсендә, җирләрдән файдалануга караган өлешендә җир турында законнарны үтәүне дәүләт җир контроле, җир төзүне үткәрүне контрольдә тоту функцияләре беркетелә.
Россия Минюстына дәүләт җир кадастры документлары составын һәм аларны алып бару тәртибен билгеләү; кадастр бүлүенә таләпләрне һәм кадастр берәмлекләре исәбен алу тәртибен, шулай ук кадастр бүлүе чикләрен үзгәртү тәртибен билгеләү вәкаләтләре бирелде.
Россия Минюсты карамагына Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы тапшырылган. Моның белән бәйле Россия Минюстына Россия күчемсез милкен кадрлар белән тәэмин итүдә катнашу; аның турында нигезләмәне һәм аның еллык эш планын раслау; Агентлык җитәкчесен вазыйфасына билгеләү һәм вазыйфасыннан азат итү; Агентлык җитәкчесенең әлеге Агентлыкның территориаль органнарын төзү, яңадан төзү һәм юк итү турында карарларын килештерү; Агентлыкны финанслау өлешендә федераль бюджет проектын барлыкка китерү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук аның эшчәнлеген координацияләү һәм контрольдә тоту буенча бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру хокуклары бирелгән.
Моннан тыш, Россия Минюстының үзенең ун департаментын булдыру хокукы бар. Шулай ук Министрлыкның үзәк аппараты һәм территориаль органнары хезмәткәрләренең чик саны, шулай ук күрсәтелгән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү фонды арттырылган.
Указ имза куелган көненнән көченә керә.
  
Гарант компаниясе материаллары нигезендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International